Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

Галимнәр Файл хакында мәгълүмат
Исем: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Кыскача мәгълүмат: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи 1972 елның 31 маенда Башкортостан Җөмһүрияте Илеш районы Кадыр авылында туа. 1996 елда Башкортостандагы Октябрьский шәһәренең "Нуруль-Ислам" мәдрәсәсен тәмамлый. 1996-1998 елларда Татарстан Җөмһүрияте Түбән Кама шәһәрендә Үзәк Җәмигъ мәчете каршында "Рисәлә" мәдрәсәсен оештыра һәм шунда ук гарәп теле вә шәригать фәннәрен укыта. 1998-1999 елларда Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйп итеп билгеләнә. 1999-2002 елларда Сәгуд Гарәбестанының эр-Рияд шәһәрендәге "Имам Мүхәммәд бин Сәгуд" җәмигасы (университеты) каршындагы "Мәгьһәд Тәглим әл-Лүгьа әл-Гарәбия" дип аталган, гарәп телендә сөйләшмәгән чит ил шәкертләре өчен, әзерлек институтын тәмамлый. 2002-2008 елларда эр-Риядтагы "Имам Мүхәммәд бин Сәгуд" җәмигасының "Усул әд-Дин" күллиясенең (факултетының) "Гакыйдә, Коръән һәм Сөннәт" буенча гомуми бүлекне, яхшы нәтиҗәгә тәмамлый.
Өстәү датасы: 2010-12-26
Сылтама: http://IslamHouse.com/330707
Go to the Top